16+

Матурлык конкурсында җиңгән кызны башын чабып үтергәннәр

Хатынның нәни кызы һәм мәктәптә укучы улы ятим калган

Хатынның нәни кызы һәм мәктәптә укучы улы ятим калган

Архангельск өлкәсенең Новодвинск шәһәрендә бер ир-ат таныш хатынын вәхшиләрчә үтергән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

33 яшьлек хатынның мәетен 20 мартта урман полосасында табалар. Мәетнең башы чабылган була. Тикшерү комитеты белешмәсе буенча, «үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Хатынны үтерүдә шикләнеп аның белән моңарчы да таныш булган 40 яшьлек ир-атны тоткарлаганнар. 

Биредәге матбугат чаралары хәбәр иткәнчә, мәрхүмә — Ольга Ш. Ул «Урман гүзәле» матурлык бәйгесендә җиңгән булган. Криминалистлар ачыклаганча, җинаять ир-ат фатирында була. Ольганың нәни кызы һәм мәктәптә укучы улы ятим калган, диелә хәбәрдә.

Чыганак: Интертат

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading