16+

Матурлык конкурсында таҗ өчен тарткалашканнар

«Миссис Шри-Ланка 2021» гүзәллек конкурсы җиңүче һәм жюри әгъзасы арасында тарткалашу белән тәмамланган. Бу хакта Sputnik.Турция гә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Миссис Шри-Ланка 2021» гүзәллек конкурсы җиңүче һәм жюри әгъзасы арасында тарткалашу белән тәмамланган. Бу хакта Sputnik.Турция гә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Конфликт бүләкләү вакытында килеп чыккан. Хөкемдарларның берсе конкурсант Пушпика Де Силва ирдән аерылган булуына ризасызлыгын белдергән. Кагыйдәләр буенча, андый хатын-кыз титул яулый алмый.

Тантанадан фотоларда жюри әгъзасының Де Силва башыннан таҗны салдыруы күренә.

Җиңүче үзе Facebook та аерылышуы турында хәбәрне инкарь иткән.

Оештыручылар таҗны тартып алу мөмкин түгеллеген әйтеп, низаг чыкканына үкенечләрен белдергәннәр.  

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading