16+

Махсус операциядә катнашучы балаларын Казан бакчаларына чиратсыз урнаштыру хокукы бирелә

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына чираттан тыш кабул итү хокукы алды.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына чираттан тыш кабул итү хокукы алды.

Тиешле карар Татарстан башкаласы Башкарма комитетының документлар һәм хокукый актлар җыентыгында пәйда булды.

Документ нигезендә, әлеге хокукны махсус хәрби операциядә катнашучы гражданнарның балаларына бирергә ниятлиләр. Биредә Россия Кораллы көчләренә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылучылар, Россия Милли гвардиясендә хезмәт итүче хәрби хезмәткәрләр, «Алга» һәм «Тимер» батальоннарында хезмәт итүче гражданнар, махсус операция зонасында үз теләге белән хәрби бурыч үтәүчеләр, махсус хәрби операция зонасына җибәрелгән ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы, РФ Федераль иминлек хезмәтенең ТР буенча идарәсе хезмәткәрләренең балалары хакында сүз бара.

Моннан тыш, исемлектә махсус хәрби операция барган чорда һәлак булган гражданнарның югарыда күрсәтелгән категорияләренә кергән гаиләләре дә бар.

Язмага реакция белдерегез

1

0

3

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading