16+

Махсус операциягә киткән шәфкать туташы: «Туган илемә ярдәм итәргә теләдем»

«Юлдаш» радиосы үзенең «ВКонтакте» сәхифәсендә махсус операциядә шәфкать туташы булып эшләүче Муза белән таныштыра.

«Юлдаш» радиосы үзенең «ВКонтакте» сәхифәсендә махсус операциядә шәфкать туташы булып эшләүче Муза белән таныштыра.

«Мин мотоукчылар гаскәрләрендә медицина ротасында контракт буенча хезмәт итәм. Шәфкать туташы вазифасын үтим. Көн саен без хәрби хезмәткәрләргә беренче һәм кичектергесез ярдәм күрсәтәбез. Яралы егетнең исән калырмы-юкмы икәнлеге минем эшемә дә бәйле. Хәрбиләрнең хезмәттәшләренә вакытлы һәм дөрес медицина ярдәме күрсәтүе дә, тактик медицина нигезләре турында никадәр оста һәм дөрес итеп сөйли алуымнан да тора", - дип язган медик.

Муза кушаматын алган хатынга 48 яшь, махсус хәрби операциягә ул былтыр ук барырга теләгән, әммә аны алмаганнар. Быел март аенда ул хәрби комиссариатка килә, ләкин аны кире кагалар. “Хатын-кызларны алмыйбыз, диделәр. Әммә мин һәр ай хәрби комиссариатка йөри идем һәм теләгемә ирештем", ди ул. “Тормыш иптәшем калырга үгетләп карады, әммә мин башкача булдыра алмадым. Туган илемә ярдәм итәргә теләдем, мин – ватанпәрвәр", - дигән кыю ханым.
Фото: https://vk.com/uldash_fm

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

6

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading