16+

Махсус хәрби операциядә белән бәйле яңалык. Бу юлы - кредитларга кагыла

Татарстан Дәүләт Советы махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен кредитлар буенча ташламалы чорны озайтырга тәкъдим итте.

Татарстан Дәүләт Советы махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен кредитлар буенча ташламалы чорны озайтырга тәкъдим итте.

Тиешле канун чыгару инициативасы Россия Закон чыгаручылар советында карала.

Федераль кануннар буенча ташламалы чор мобилизация срогы яки 30 көнгә арттырылган контракт төзелгән срок буларак исәпләнә.

«Контракт төзелгән срок тәмамланганнан соң хәрби контракт буенча хәрби хезмәтен озайтмыйча дәвам итүен исәпкә алып, заемщикның кредиторга мөрәҗәгать итү өчен контракт буенча хәрби хезмәтнең бөтен чорына ташламалы чор билгеләргә кирәк», – диелә закон проектына аңлатма язуында.

Шуңа бәйле рәвештә 377номерлы Федераль канун маддәсенә үзгәреш кертергә тәкъдим ителә. Аерым алганда, контракт төзелгән сроктан түгел, ә 30 көнгә арттырылган контракт буенча хәрби хезмәт узу срогыннан ташламалы чорны исәпләргә.
Канун проекты шулай ук заемщикның кредит шартнамәсе гамәлдә булган вакыт эчендә теләсә кайсы вакытта, әмма 2025 елның 31 декабреннән дә соңга калмыйча, кредит шартнамәсе шартларын үзгәртү турындагы таләп белән мөрәҗәгать итәргә хокуклы булуын билгели. Ягъни ташламалы чорга үз йөкләмәләрен үтәүне туктатып тору турында.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading