16+

Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә бер кеше һәлак булган һәм өч кеше зыян күргән

Авария 17 декабрь көнне Чистай-Түбән Кама трассасында булган.

Авария 17 декабрь көнне Чистай-Түбән Кама трассасында булган.

Чистай районында Чистай-Түбән Кама трассасында авария булган. Республика Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, юл-транспорт һәлакәтендә өч автомобиль зыян күргән.

Беренчел мәгълүматлар буенча, «Лада ВИС» автомобиле йөртүчесе алда баручы „Лада Веста“ автомобиле белән бәрелешкән. Бәрелүдән аны каршы як полосага китереп чыгарган, биредә ул Kia автомобиле белән бәрелешкән», — диелә хәбәрдә.

Юл-транспорт һәлакәте аркасында, «Лада ВИС» пассажиры урында ук үлә, шул ук машинаның йөртүчесе һәм Kia автомобиленең ике пассажиры төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Аларны Чистай үзәк район хастаханәсенә китергәннәр.

Булган хәлнең шартлары ачыклана. Урында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре эшли.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading