16+

Телефон камерасы аша безне күзәтәләрме?

Бүген көндәлек тормышыбызны смартфоннарсыз күз алдына китерү дә кыен: смартфоннар ярдәмендә без якыннарыбыз белән элемтәдә калабыз, эш мәсьәләләрен хәл итәбез, яңалыкларны күзәтәбез, буш вакытны үткәрәбез.

Телефон камерасы аша безне күзәтәләрме?

Бүген көндәлек тормышыбызны смартфоннарсыз күз алдына китерү дә кыен: смартфоннар ярдәмендә без якыннарыбыз белән элемтәдә калабыз, эш мәсьәләләрен хәл итәбез, яңалыкларны күзәтәбез, буш вакытны үткәрәбез.

КФУның “Фәнни вердикт” проекты персональ гаджетлар белән бәйле уйдырмаларны тар-мар итәргә булган. 
Телефонны төне буе зарядкада тотарга  ярыймы? Смартфон камерасы аша безне күзәтәләрме? Телефон янында банк картасын сакларга ярамавы дөресме? Физика институтының «Яңа материаллар компьютер дизайны һәм машина өйрәтүе» фәнни-тикшеренү институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Ирина Гомәрова һәм Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар институтының мобиль эшләнмәләр лабораториясе укытучысы Рөстәм Фәсхетдинов җавап бирә.

Миф №1. Телефонны төне буе зарядкада тоту зарарлы. 
Заманча смартфон аккумуляторы өчен озак вакытлы зарядка процессы артык зыянлы түгел, чөнки бүген индустриядә өр-яңа технологияләр һәм материаллар кулланыла, дип мифны фаш итә Ирина Гомәрова. Аның сүзләренчә, күпчелек смартфоннар заряд дәрәҗәсе 100 процентка якынлашканда зарядкадан сүнәргә сәләтле. 

- Смартфоннарда кулланыла торган литий-ион батареялары заряд дәрәҗәсен нульгә кадәр җиткермәсәң һәм максимумга кадәр тутырмасаң, озаграк хезмәт итәчәкләр дип санала, – дип сөйли КФУ галиме. – Аккумуляторның кызуы аеруча зарарлы  булуын билгеләп үтәргә кирәк. Бу смартфоннар өчен генә түгел, компьютерлар, ноутбуклар һәм катлаулырак югары җитештерүчәнлекле системалар өчен дә шулай. Әйтик, дата-үзәкләрне һәм суперкомпьютерларны суыту өчен төрле ысуллар эзләргә туры килә. Мәсәлән, табигый чыганаклардан салкын су кулланалар яки мондый үзәкләрне җир астындагы салкын мәгарәләрдә урнаштыралар. 

Заряд дәрәҗәсен 20 һәм 80 процент арасында тоту оптималь, ә җайланмага заряд җыюны салкынча урыннарда башкарсаң яхшырак, дип киңәш итә Гомәрова.

Миф №2. Смартфон камерасы аша безне күзәтергә мөмкиннәр.
Р. Фәсхетдинов фикеренчә, бу фикер нигезсез түгел һәм мобиль операцион системаларның үсеш үзенчәлекләре белән бәйле. 
- 2014 елга кадәр чыгарылган җайланмаларда камераны кулланучы белми-сизми торган итеп эшләтеп җибәрергә мөмкин иде. Ул вакытта моңа рөхсәт дә кушымта урнаштырылган вакытта бирелә иде. Шул рәвешле, кушымтаның камераны кабызуын һәм яздыра башлавын кулланучы белмәскә дә мөмкин, - дип хәбәр итте укытучы. – Шулай ук намуссыз җитештерүчеләр фонлы процессларны эшләтеп җибәрү мөмкинлегенә ия булган, алар нинди дә булса мәгълүматны кулланучы белмичә дә җыя алган .

Бәхеткә, мондый хәлләр үткәндә калган. Соңгы ун елда мобиль операцион системаларны эшләүчеләр кушымталарны куллануның куркынычсызлыгын һәм кулланучылар мәгълүматларының конфиденциальлеген арттыру буенча зур эш башкаруын билгели Фәсхетдинов.

– Кушымта камераны эшләтеп җибәрергә мөмкин булган бердәнбер вариант – кулланучы максатчан рәвештә аны куллануга рөхсәт бирүе. Кирәкле функцияне кулланган вакытта рөхсәт сорау “яхшы тон” булып тора. Әгәр дә сез яңа кушымтаны беренче тапкыр эшләтеп җибәргәндә, ул шунда ук рөхсәтләрнең зур җыелмасын сорый башлый икән, бу уяу булырга сәбәп. Бу рөхсәтләр ни өчен таләп ителә дип уйланыгыз. Мәгълүматларыгызның куркынычсызлыгы – сезнең кулларда икәнен онытмагыз, - дип кисәтә белгеч.

Миф №3. Телефонны банк картасы янында сакларга ярамый, чөнки ул магнитсызлана. 
Мифның килеп чыгышын Ирина Гомәрова аңлатты. 

- Кайбер телефоннар, бигрәк тә иске модельләр, электромагнит кырларын тарата ала. Сирәк кенә очракта алар картаның магнит юлын зарарларга сәләтле. Әмма карталарны магнитсызландыру очраклары еш күзәтелми, чөнки заманча телефоннар картаны эштән чыгарырга сәләтле нурланышка ия түгел. Моннан тыш, заманча банк карталарын мобиль телефоннар магнитсызландыра алмый. Магнит полосалы карталар өчен бу актуаль булган, әмма заманча карталарда, бигрәк тә чиплы һәм контактсыз түләү башкарыла торганнарында, башка технологияләр кулланалар, – дип аңлатма бирә әйдәп баручы фәнни хезмәткәр. 

Шулай да карталарны һәм телефоннарны аерым сакларга киңәш ителә. Карталар өчен махсус чехоллардан файдаланырга мөмкин. Аксессуар җәмәгать урыннарындагы картадан акча салдыру кебек куркынычтан да сакларга сәләтле, ди Гомәрова. Мондый тышлыклар, гадәттә, металлаштырылган тукымалардан яки радиодулкыннарны блоклаучы махсус композит материаллардан эшләнә.

Миф №4. Ачык кушымталар батареяны утырта. 
Фон кушымталары эше заряд дәрәҗәсенә йогынты ясый дип иске җайланмалар турында гына әйтергә мөмкин. 

- Хәзерге вакытта мобиль җайланмаларның операцион системалары барлык фон кушымталарын оптимальләштерә белә: кушымталарның кайсылары инде күптән кулланучытарафыннан кулланылмавы, ә кайсылары еш кулланылуы исәпләп чыгарыла. Кулланылмый торган фон кушымталары өчен ресурсларны сарыф итү кими, бу җайланманың зарядка дәрәҗәсенә уңай йогынты ясый. Шулай ук системалы ресурслар җитмәгәндә, ресурсларны күп таләп итүче фонлы кушымталар чистартыла, – ди Рөстәм Фәсхетдинов.

Миф №5. Телефонны оригиналь зарядка белән генә зарядларга мөмкин. 
Телефон өчен оригиналь зарядка куллану – оптималь вариант, әмма һәрвакытта да шулай булырга тиеш дигән сүз түгел, дип саный Физика институты галиме. 

- Оригиналь зарядка сезнең җайланма белән тулысынча ярашуны гарантияли һәм оптималь заряд җыю тизлеген тәэмин итә. Оригиналь булмаган зарядкалар сыйфатсызрак булырга мөмкин һәм һәрвакытта да кирәкле куркынычсызлык стандартларына туры килми, бу артык җылынуга яки җайланманың зарарлануына китерергә мөмкин. Дөрес булмаган көчәнешле яки ток көче булган зарядкаларны куллану аккумуляторга зыян сала ала, ә стандартларга туры килмәгән девайсларны даими куллану, үз чиратында, аккумуляторның сыйдырышлылыгына һәм ныклыгына тискәре йогынты ясарга мөмкин, - дип кисәтә Ирина Гомәрова. 

Шуңа күрә, әгәр альтернатив зарядка сыйфатына шик белән  карыйсыз икән, оригиналь яки җитештерүче тарафыннан тәкъдим ителгән зарядка җайланмасын куллану – иң яхшысы.

Гүзәл Камалова әзерләде.

Фото: ru.freepik.com
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading