16+

Май аенда электр самокатларыннан егылганнан соң 35 татарстанлы РКБга мөрәҗәгать иткән

Май аенда 35 татарстанлы электр самокатларында йөргәндә, егылганнан соң Республика клиник хастаханәсенә мөрәҗәгать иткән. Бу хакта РКБның 1нче травматология бүлеге мөдире Гамил Гарифуллов сөйләде.

Май аенда 35 татарстанлы электр самокатларында йөргәндә, егылганнан соң Республика клиник хастаханәсенә мөрәҗәгать иткән. Бу хакта РКБның 1нче травматология бүлеге мөдире Гамил Гарифуллов сөйләде.

"Май аенда кабул итү бүлмәсе аша безгә төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре белән 35ләп пациент килде", - дип билгеләде табиб.
Хастаханәнең травматология бүлегендә ун кешегә операция ясалган. Ике пациентның аягы сынган, калганнарының җәрәхәтләре җиңелчә.
Травматолог зыян күрүчеләрнең яртысына 35-40 яшь, ә калган пациентларга - 20 яшь тирәсе, дип сөйләде.
«Пациентларның дүртесе исерек хәлдә иде, без аларга операция ясадык», - дип ачыклык кертте Гарифуллов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading