16+

Май аенда пенсияне ничек түләячәкләр һәм китерәчәкләр?

Пенсия түләү һәм китерү графигы май аендагы бәйрәм һәм эш көне булмаган көннәргә бәйле рәвештә үзгәрәчәк.

Пенсия түләү һәм китерү графигы май аендагы бәйрәм һәм эш көне булмаган көннәргә бәйле рәвештә үзгәрәчәк.

Бу хакта ТР буенча Пенсия фонды матбугат хезмәте хәбәр итә. "Татарстан почтасы" почта элемтәсе бүлекчәләренең эш режимы белән бәйле рәвештә, 4 майдан 6 майга кадәр, 7-10 май көннәрендә һәм 11 майда билгеләнгән график нигезендә пенсия түләү башкарылачак", - диелгән хәбәрдә. "Китереп җиткерү хезмәте" АҖ билгеләнгән китерү графигы нигезендә пенсия түләүне 4 майдан ук башкарачак. Кредит учреждениеләре аша пенсия түләүләр билгеләнгән график буенча түләнәчәк. Пенсияләрне почта бүлекчәләре аша күчерү мәсьәләләре буенча республика халкы почта бүлекчәсенә мөрәҗәгать итә яисә “Россия почтасы” кайнар линиясенә 8-800-100-00-00.номеры буенча шалтырата ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading