16+

Май бәйрәмнәрендә Күпфункцияле үзәкнең Казан бүлекләре эш графигы үзгәрә

Казанда Күпфункцияле үзәкнең филиаллары май бәйрәм көннәрендә үзгәртелгән график буенча эшли.

Май бәйрәмнәрендә Күпфункцияле үзәкнең Казан бүлекләре эш графигы үзгәрә

Казанда Күпфункцияле үзәкнең филиаллары май бәйрәм көннәрендә үзгәртелгән график буенча эшли.

1 нче майдан алып 5 нче майга кадәр һәм 9 нчы майдан 12 нче майга кадәр «Минем документлар» офисларында ял көннәре була, 6 һәм 7 нче майда Күпфункцияле үзәк бүлекләре гадәти режимда эшли, дип хәбәр итә Казан мэриясе сайты.

8 нче майда «Минем документлар»ның эш көне 1 сәгатькә кыскартыла.

Ул көнне 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр «Зареченский» (Гагарин ур., 103), «Яңа Савин» (Ямашев ур., 82), «Мәскәү» (Г. Коләхмәтов ур., 25, Идел буе бүлегенең өстәмә офисы (В.Кулагин ур., 1) һәм «Совет» (Җиңү пр., 214) эшләячәк.

8.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр «Көньяк» (Җиңү проспекты, 100) һәм «Дәрвишләр» (Главная ур., 60) бүлекләрендә кабул итәләр.

Фото: kzn.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading