16+

Майда ук су коенып булачак

Баксаң, Казанда кызыну сезонын 29 майда ук ачарга ниятлиләр.

Баксаң, Казанда кызыну сезонын 29 майда ук ачарга ниятлиләр.

Быел рәсми рәвештә «Локомотив», «Тирән күл», «Түбән Елга яры», «Комсомольский күле» һәм «Изумрудный күле» комлыкларындагы сулыкларда йөзәргә мөмкин булачак. Шулай ук Җиңү паркындагы күл, һәм Аккош күле ярларын да халыкка ял итү өчен уңайлы итеп ясарга дигән фикерләр бар. Кагыйдә буенча, һәр рәсми рәвештә эшләүче пляжда медицина хезмәткәрләре, коткаручылар кизү торыр дип көтелә. Хәзер водолазлар куркыныч чүп-чар коенучыларны җәрәхәтләмәсен дип, сулыкларның төбен тикшерә.

Пляж сезоны ачылганда кызынырлык һава торышы булырмы, Ходай белсен, ә менә бүген синоптиклар алмашынучан болытлы һава торышы вәгъдә итә. Татарстанның кайбер районнарында яңгыр явачак. Көндез уртача температура 16-21 градус җылы булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading