16+

Мәче Татарстанга кайтачак

Бурят сынчысы Даши Намдаков моннан берничә ел элек Болгар шәһәренә кую өчен барс сыны өлгесен тәкъдим иткән иде.

Бурят сынчысы Даши Намдаков моннан берничә ел элек Болгар шәһәренә кую өчен барс сыны өлгесен тәкъдим иткән иде.

Сынны Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителгән көндә куярга дигән сүзләр дә йөрде. 12 метр биеклектәге бу «Болгар Җирләре сакчысы» сынын изге җиргә кую, куймау турында төрле фикерләр булды. Кыскасы, сын куелмый калды. Хәзер ул Лондонның Гайд-Паркында урнаштырылган. Даши Намдаков әлеге бронзадан коелган канатлы мәче сынын «Сакчы» дип атаган. Автор әйтүенчә, ул үзенең баласын саклау өчен үләргә дә әзер ана образын гәүдәләндерә. Башта мәченең баласын ясау уе булса да, ахырдан Даши Намдаков бу фикереннән кире кайткан. Халык фантазиясен эшкә җигеп, сынның нәрсә аңлатканын үзе уйласын, дигән ул. Лондонлылар үзләре исә, әлеге сын шәһәрне усал шайтаннардан саклар дип шаярталар икән. Күпмедер вакыт Лондонда торганнан соң, мәче сынын Татарстанга Болгар җиренә алып кайтачаклар, ди.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading