16+

Мәчетләрдә татар теле курслары башланды

Кичә Татарстан мәчетләрендә татар телен өйрәнү курслары башланды. Хәзерге вакытта курсларга язылырга теләүчеләрдән гаризалар кабул итү дәвам итә.

Кичә Татарстан мәчетләрендә татар телен өйрәнү курслары башланды. Хәзерге вакытта курсларга язылырга теләүчеләрдән гаризалар кабул итү дәвам итә.

Татар теле курслары, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башлангычы белән, Татарстан Мөселманнары диния нәзарәте тарафыннан бушлай оештырыла, дип яза нәзарәт сайты.
Курсларның беренчесе быел февраль-апрель айларында Татарстанның ун мәчетендә уздырылган булса, бу юлы аларны республиканың барлыгы 20 мәчетендә оештыру күздә тотыла. Аерым алганда, курслар Казанның «Тынычлык», «Ризван», «Гаилә», «Ярдәм», «Әниләр» мәчетләрендә һәм Татарстанның 15 районында – Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Алабуга, Яшел Үзән, Ютазы, Чистай, Спас, Нурлат, Менделеевск, Югары Ослан, Алексеевск, Әгерҗе мөхтәсибәтләрендә үткәреләчәк.

Курсларны уздыру вакыты да озайтыла: белем бирү дәвамлылыгы элеккечә өч айга түгел, ә ярты елга исәпләнгән.

Дәресләр атнасына ике тапкыр оештырыла. Аларны югары белемле филологлар, тәҗрибәле татар теле укытучылары алып барачак. Дәресләрне уздыру вакыты курсларга йөрүчеләрнең теләген исәпкә алып билгеләнәчәк. Теләүчеләр өчен өстәмә ислам дине мәдәнияте белән танышу мөмкинлеге каралган.

Укыту процессы тәмамлангач, тыңлаучыларга тиешле сертификат тапшыру күздә тотыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading