16+

МЧС министры һәлак булган

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы өйрәнүләр вакытында, кешене коткарганда һәлак булган.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы өйрәнүләр вакытында, кешене коткарганда һәлак булган.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы Евгений Зиничев хезмәт бурычын үтәгәндә фаҗигале төстә һәлак булды, аңа 55 яшь иде.
Арктик зонада гадәттән тыш хәлләрдән саклау буенча ведомствоара өйрәнүләр вакытында фаҗига килеп чыга.
Зиничев Дудинкага Красноярск крае губернаторы Александр Усс белән бергә яңа янгын часте төзелешенең ничек баруын тикшерү өчен килгән. "Алар оператор белән иң кырыйда басып тора иде. Оператор, таеп, суга төшеп китте. Шаһитлар җитәрлек иде - ни булганын берәү дә уйлап та өлгермәде, Зиничев, таеп егылган кеше артыннан суга чумды, калкып торган ташка килеп бәрелде. Коткаручы кебек вафат булды. Авыр туфрагы җиңел булсын", - дип язган Telegram-каналда "Россия бүген" басмасының һәм RTның баш мөхәррире Маргарита Симоньян.
Владимир Путинга булган хәл турында хәбәр иттеләр инде, диде дәүләт башлыгы матбугат сәркатибе Дмитрий Песков.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading