16+

Мәдинә Гайнуллина остазы Наил Дунаев турында: "Шәкертләрен үз хисабына ашата иде"

Татарстанның атказанган артисты, Әлмәт драма театры актрисасы Мәдинә Гайнуллина остазы Наил Дунаевка соңгы хат язган.

Мәдинә Гайнуллина остазы Наил Дунаев турында: "Шәкертләрен үз хисабына ашата иде"

Татарстанның атказанган артисты, Әлмәт драма театры актрисасы Мәдинә Гайнуллина остазы Наил Дунаевка соңгы хат язган.

"Укытучым, остазым, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Г.Тукай. һәм М.Җәлил исемендәге дәүләт премияләре лауреаты, профессор Наил абый Дунаев бакыйлыкка күчте...

Без актерлык осталыгына Камал театрында өйрәндек. Шунда яшәдек дисәм дә артык булмас! Наил абыебыз безне-шәкертләрен күз карасыдай саклады, яклады, укытты, ашатты... Әйе, әйе... ашатты... Казанда әти-әнисе белән яшәүче студентлар буфетка кергәч, бәрәңге боткасы янына я кәтлит, я подлив алалар иде, авыл балаларының атна саен авылга кайта алмагангадырмы, бәрәңге янына котлет алырга хәлләреннән килми иде. Наил абыебыз безнең белән буфетка керә дә, кемнең нәрсә ашагын күз белән йөртеп чыга иде. Төче генә ашаганнарыбыз янына килеп: "Нигә бик сыек ашыйсыз, репетициягә хәлегез дә булмый бит?!" - дип куя иде. Шуннан үз хисабына безнең "сыек" кына ризыгыбыз янына котлет, я ит подливы салдыра иде. Я Аллам! Нинди бәхетле идек без шунда! "Студенцы"дагы дачасына алып барып, җәй буе эшләп япкан тәм-томнар ашата, "Витамин кирәк сезгә!" - дия иде.

Бүген башым иеп, аңа рәхмәт әйтәм! Әти дә, әни дә, укытучы да, үрнәк артист та булды ул безнең Наил абыебыз! Мәңгегә калачак сезнең кешелекле булуыгыз! Урыныгыз оҗмах түрләреннән булсын. Барлык группадашларым исеменнән сезгә язган соңгы хатым", - диелгән Мәдинәнең язмасында.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading