16+

Мәдәният министрлыгы грантларга бәйге игълан итте

Татарстан Мәдәният министрлыгы 2020 елда шәһәрләрдә татар һәм рус мәдәни-ял мохите булдыру өчен грантка дәгъва кылучылардан гаризалар кабул итә башлады.

Татарстан Мәдәният министрлыгы 2020 елда шәһәрләрдә татар һәм рус мәдәни-ял мохите булдыру өчен грантка дәгъва кылучылардан гаризалар кабул итә башлады.

Грантлар бүгенге заман шартларында традицион мәдәниятне үзләштерү, саклау һәм үстерүгә юнәлдерелгән балалар һәм яшьләр, шулай ук гаилә иҗаты формаларын камилләштерү өчен биреләчәк. Грантларга республика шәһәрләре территориясендә эшли торган мәдәни-ял учреждениеләре генә дәгъва кыла ала, дип искәртәләр ТР Мәдәният министрлыгында.

Грантларның күләме 60 мең сум тәшкил итәчәк һәм проект буенча гомуми сметаның (120 мең сум) яртысын каплаячак. Алар республика һәм муниципаль берәмлек бюджетлары хисабына тигез өлешләрдә тәкъдим ителәчәк.

Грантлар бәйгесе «2014-2020 елларга исәпләнгән Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уза.

Гаризалар 2020 елның 15 мартына кадәр министрлык сайтында урнаштырылган нигезләмә буенча кабул ителә. Адресы: Казан шәһәре, Пушкин урамы, 66/33нче йорт, 205нче бүлмә. Электрон рәвештә irtimkrt@mail.ru адресына җибәрергә кирәк, дип яза "Татар-информ"

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading