16+

Мәдәният учреждениесы җитәкчеләренең күпме хезмәт хакы алуы билгеле булды

Казан мэриясе мәдәният һәм спорт учреждениеләре җитәкчеләренең хезмәт хаклары турында мәгълүмат бирде. 

Казан мэриясе мәдәният һәм спорт учреждениеләре җитәкчеләренең хезмәт хаклары турында мәгълүмат бирде. 

2020 ел нәтиҗәләре буенча, иң югары хезмәт хаклы мәдәният эшлеклесе - La Primavera Казан камера оркестры директоры Рөстәм Абязов. Аның уртача хезмәт хакы 167,5 мең сум тәшкил иткән, бу Казан буенча уртача хезмәт хакыннан дүрт тапкырга артык (Росстат мәгълүматлары буенча, ул 39 мең сумны тәшкил итә). 

Алга таба “рейтинг”та - Дәрвишләр бистәсендәге С.Галиев исемендәге Мәдәният йорты директоры Валентина Иванованың хезмәт хакы 156,9 мең сум булган. Зооботаника бакчасы директоры Фәнис Нурмөхәммәтов (125,2 мең), Ленин ис. КДК директоры Зөһрә Нигъмәтуллина (117,7 мең), шәһәр филармониясе җитәкчесе Наил Зыятдинов (116,8 мең), Гобәйдуллина исемендәге заманча музыка үзәге директоры Ләйлә Гарифуллина (111,9 мең), «Сәйдәш» мәдәният йорты директоры Артур Минһаҗев (106,5 мең).

Физкультура һәм спорт комитеты карамагындагы учреждение җитәкчеләренең хезмәт хаклары азрак. 100 мең сумнан артыграк эш хакы алучылар арасында "Ак бүре" спорт мәктәбе директоры Павел Никулин гына бар. Узган ел нәтиҗәләре буенча ул аена 106,8 мең сум алган. 

Исегезгә төшерәбез, узган ел нәтиҗәләре буенча Казанда гомуми белем бирү мәктәпләре арасында иң югары хезмәт хакы алучы директор - 19нчы гимназия җитәкчесе Андрей Талманов булды (133 мең сум).

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Искиткеч хезмэт хаклары,мин Сэет Галиева мэдэниятСараенда кассир булып эшлэдем шуны эстенэидэн юдырттылар,вахтада утырдым-6 -7 менгэ!Минидэн юганга кемдер акча алды!Директорыбыз бик бай икэн!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Искиткеч икэн шул ???хезмэт хаклары. Без кон, тон эшлэптэ ФАП та 15-мен алдык.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Шахтада кумер чабалардыр болар.

        Мөһим

        loading