16+

Медаль өчен акча бирәләр

Красноярск шәһәрендә узган Бөтендөнья кышкы Универсиа­да уеннарында җиңү яулаган спортчылар Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Моңа кадәр аларны Россия Президенты Владимир Путин кабул иткән булган.

Медаль өчен акча бирәләр

Красноярск шәһәрендә узган Бөтендөнья кышкы Универсиа­да уеннарында җиңү яулаган спортчылар Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Моңа кадәр аларны Россия Президенты Владимир Путин кабул иткән булган.

– Безнең республиканы сез лаек­лы дәрәҗәдә күрсәттегез. Сезнең җиңүләрегез ярдәмендә, Татарстанда кышкы спорт тагын да ныграк үсәчәк. Без Татарстаннан бөтендөнья аренасында чыгыш ясаучы спортчыларыбыз, аларның тренерлары һәм волонтерларыбыз белән горурланабыз. Сез киләчәктә дә җанатарларыгызга онытылмас эмоцияләр бүләк итәрсез, республиканың һәм илнең спорт казанышлары тарихында якты эз калдырырсыз дип ышанам, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Уеннарда алтын медаль яулаган спортчыларга Татарстан 150шәр мең сум акча бирәчәк әле. Бу хакта Татарстан спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов хәбәр итте.

– Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә, Универсиада уеннарында җиңүчеләр – 150 мең сум, көмеш медаль алучылар – 90 мең, бронза медаленә ия булган спортчылар 60 мең сум күләмендә акчалата премия алачаклар, – диде Хәлил Шәйхетдинов.

Универсиада уеннарында Татарстан спортчылары сигез медаль яулаган иде. Шуларның дүртесе – алтын, өчесе – көмеш, берсе – бронза медаль. Әйтик, спортчы кызыбыз Милена Быкова сноуборд спорты буенча алтын һәм көмеш медальләр яулады. Шул ук спортта Владислав Хадарин көмеш медаль алган иде. Хоккейчылар Владислав Веселов, Александр Сорокин алтын медаль алып кайтты.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading