16+

Медицина хезмәткәрләренең эш стажлары арта

COVID-19 авырулар белән эшләүче медицина хезмәткәрләренең бер көн эш стажлары ике көн дип исәпләнәчәк, дип хәбәр итә Казанның Вахитов районы пенсия фонды белгечләре.

COVID-19 авырулар белән эшләүче медицина хезмәткәрләренең бер көн эш стажлары ике көн дип исәпләнәчәк, дип хәбәр итә Казанның Вахитов районы пенсия фонды белгечләре.

Бу хакта Россия Хөкүмәте быелның 6 августыннан 1191нчы карар кабул иткән.  2020 елның 1 гыйнварыннан 30 сентябрьгә кадәр эшләгән һәр көн өчен икеләтелгән стаж язылачак.
Сүз уңаеннан, медицина хезмәткәрләре авыл җирендә кимендә 25 ел, шәһәрдә 30 ел эш стажы булган очракта пенсиягә вакытыннан алда чыга ала. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading