16+

Медицина көллиятендә өстәмә 600 урын булдырылачак

Казан медицина көллиятендә өстәмә 600 урын барлыкка киләчәк, - дип хәбәр итә уку йорты директоры Зөхрә Хисәметдинова. Моңа киләсе уку елына төзеләчәк яңа корпус ярдәмендә ирешеп булачак.

Казан медицина көллиятендә өстәмә 600 урын барлыкка киләчәк, - дип хәбәр итә уку йорты директоры Зөхрә Хисәметдинова. Моңа киләсе уку елына төзеләчәк яңа корпус ярдәмендә ирешеп булачак.

- Республика сәламәтлек саклау министры Марат Садыйковка рәхмәтемне җиткерәсем килә. Ул җитәкчелек итә башлауга безнең уку йорты мәйданнарын киңәйтү эшен башлап җибәрде. Хәзерге вакытта корпусның проекты, сметасы төзелеп бетте диярлек. Киләсе елның 1 сентябрендә безнең яңа бина булачак, - ди Зөхрә Хисәметдинова.
Яңа корпусның мәйданы 8 мең квадрат метр булыр дип көтелә.

- Хәзер көллияттә 3 400 кеше белем ала. Ел саен 5 мең кеше квалификациясен күтәрә. Урын җитмәү сәбәпле студентлар өч сменада иртәдән кичкә кадәр укырга мәҗбүр. Яңа бина абитуриентларга өстәмә урыннар булдыру мөмкинлеге дә, - ди директора.  
Зөхрә Хисәметдинова сүзләренчә, елдан-ел табиб булырга теләчеләр саны арта. Бу уртача гомер озынлыгы арту белән дә бәйле.

- Психологик авырулар, акылга зәгыйфлек, гомер озынлыгы арту сәбәпле социаль хезмәт күрсәтүчеләргә ихтияҗ арта. Андый кешеләргә даими ярдәм кирәк, - ди Зөхрә Хисәметдинова.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X