16+

Медицинадан канәгать булмасаң, шалтырат

Медицина өлкәсендә нидер канәгатьләндермәсә, шикаять, тәкъдим булса, «Халык контроле» порталына, шулай ук Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының тәүлек буе эшли торган «кайнар элемтә» телефонына шалтыратырга була.

Министрлык сорау, тәкъдимнәрне рәсми сайтындагы «Гражданнар мөрәҗәгатьләре» бүлеге аша да кабул итә. «Халык контроле» порталына заявкаларны https://uslugi.tatar.ru/open-gov сылтамасы аша калдырырга була. Биредә гаризалар ун көн эчендә карала.
 
Дарулар белән тәэмин итү, медицина ярдәме күрсәтүгә кагылышлы шикаятьләрне (843) 231-20-70 номеры аша җиткерергә мөмкин.

Медицина хезмәткәрләренең хезмәт хакына бәйле сораулар (843) 231-79-40 номеры аша кабул ителә. «Кайнар элемтә» телефонына шалтыраткан медицина хезмәткәре үзенең тулы исем, фамилиясен, вазифасын әйтергә, эш урыны турында тулы мәгълүмат җиткерергә тиеш.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading