16+

Мэр самокаттан егылган һәм ясалма комага җибәрелгән

Табиблар түрәне ясалма комага җибәргән.

Табиблар түрәне ясалма комага җибәргән.

12 июньдә билгеле булганча, Кисловодск шәһәре мэры Александр Курбатов электр самокатында йөргәндә егыла һәм имгәнә. Хәзер аны табиблар ясалма комага җибәргән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Ставрополь крае губернаторының инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр ителгәнчә, Курбатовның хәлен стабильләштергәннәр. «Александр Вячеславович Курбатовның сәламәтлеген белешеп торам. Табибларга зур рәхмәт — вакытында тиешле ярдәм күрсәттеләр. Ул терелер дип ышанам», — дигән төбәк башлыгы.

Курбатов самокаттан егылгач, баш мие имгәнгән, баш мие бәрелгән, үпкәләре һәм тезләре бәрелгән, баш мие өлешчә контузия алган һәм сатурациясе күтәрелгән. Табиблар аңа операция ясаган һәм реанимациягә күчергәннәр, диелә бу хәбәрдә.

«Комсомольская правда» хәбәр иткәнчә, имгәнгән Курбатовны очраклы кеше тапкан. Ул ашыгыч ярдәм чакырган. Мэрны реанимациягә илткәннәр. Электросамокатны полиция хезмәткәрләре алып киткән. Аның спидометрында тизлек 50 км/сәгатьтән артык булган. Шәһәр башлыгы канында алкоголь табылмаган. Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

51 яшьлек Александр Курбатов — дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе. 2015 елның 4 декабреннән Кисловодск мэры булып эшли.

Чыганак: Интертат

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading