16+

Метанол эчеп агуланган кызның үлеме буенча тикшерү дәвам итә

Татарстанда полиция хезмәткәрләре тәрәзә югыч сыеклык җитештерү цехын тапканнар.

Татарстанда полиция хезмәткәрләре тәрәзә югыч сыеклык җитештерү цехын тапканнар.

16 ноябрьдә Казан шәһәрендә унбиш кеше метанол эчеп агуланды. Зыян күрүчеләрнең берсе соңрак хастаханәдә үлде. Әлеге факт буенча тикшерү органнары РФ Җинаять кодексының 238 маддәсенең икенче өлешендә каралган җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгатты.

Оператив-эзләү чаралары нәтиҗәсендә полиция хезмәткәрләре метанол белән агуланган студентларга контрафакт спиртлы эчемлек саткан кешене дә ачыкладылар.

Соңрак, машина багажнигыннан спиртлы эчемлекне алганда, яшьләрнең спиртлы эчемлек урынына пыяла юучы сыекчаны алып керүләре билгеле булды. Аны алга таба су белән кушканнар да эчкәннәр. Экспертиза бәяләве буенча, бу сыеклыкта 30% чамасы метанол табылган, ә ул көнкүреш максатларында файдалану өчен тыелган.

Оперативниклар тәрәзә юу сыеклыгын җитештерүче цехны тапканнар. Анда шундый ук 25 мең литр әзер продукция, шулай ук җиһазлар, пластик тара һәм ябыштыргычлар табылган. Полиция хезмәткәрләре килгән вакытта йөк машинасына чираттагы партияне төяү процессы башкарылган. "Бу бизнес белән җитәкчелек итүче яшь кеше тоткарланган һәм хәзер аңардан сорау алына", - дип хәбәр итте Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading