16+

Метрополитенның икенче линиясе төзелә башлый

Казанның Азино тарафларында яшәүчеләргә шатлыклы хәбәр җиткерәбез, анда метрополитенның дүрт станциясен төзү эшләре башланачак.

Казанның Азино тарафларында яшәүчеләргә шатлыклы хәбәр җиткерәбез, анда метрополитенның дүрт станциясен төзү эшләре башланачак.

Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе матбугат хезмәте хәбәренә караганда, Казан метрополитенының икенче линиясенең беренче участогында төзелеш эшләрен башларга әзерлек чаралары күрелә. Метрополитенның икенче линиясендәге “Академик Сахаров урамы” станциясендә эшләр инде узган кыштан бирле бара.
Тагын “Юлиус Фучик урамы”, “10нчы микрорайон” һәм “ТАССРга 100 ел” участоклары әзерләнә. Хәзер әлеге участокларда станцияләр төзелешен башлар өчен инженерлык коммуникацияләрен күчерү эшләре үткәрелә.
Генераль проектлаучы – ”Татинвестгражданпроект” дәүләт унитар предприятиесе метрополитенның икенче линиясенең беренче участогының проект документларын эшли. Беренче участок шартлы исемнәрдәге “Фучик” станциясеннән “Сахаров” станциясенә кадәрге араны били.
Татарстан башкаласы мэры күрсәтмәсе нигезендә, булачак станцияләрнең җир өсте планы җәмәгатьчелек белән очрашуларда тикшерелгән. Казанлылар тарафыннан әйтелгән фикерләр исәпкә алынган. Казанның Генераль планында метрополитенның тагын 26 станциясен төзү каралган.

Метродан файдаланучылар саны елдан-ел арта бара.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading