16+

Метшин: Бауман урамындагы "ат" миңа "син кем соң?”, диде

Күрәсең, телевизор карамый, интернетта да утырмый бугай, - ди Казан мэры Илсур Метшин.

Күрәсең, телевизор карамый, интернетта да утырмый бугай, - ди Казан мэры Илсур Метшин.

Казанның Бауман урамындагы Ат һәм Зебра костюмындагы егетләр җирле халыкның да, туристларның да үзәгенә тигән иде. Алар белән хәтта башкала мэры Илсур Метшин да очрашкан. Бу хакта ул бүген туры эфир вакытында  сөйләде.

“Ат янына килгәч, ул миңа: “Син кем соң?”, диде. Күрәсең, ул телевизор да карамый, интернетта да утырмый. Безнең республикада да булмаган. Янындагы Зебра гына аңлатты үзенә. Без аларга кайсы тирәдә “үлән чүпләргә” икәнен күрсәттек”, - ди Бауман урамындагы аниматорларның эшчәнлеген туктату хакында Илсур Метшин. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Күптән шулай итәсе иде аларны

    Мөһим

    loading