16+

Мэйо клиникасы белгечләре Татарстан табибларын сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтергә өйрәтте

Бүген Казанда "Корстон" үзәгендә "Бөтендөнья сыйфат стандартлары. Мэйо клиникасы тәҗрибәсендә" дип исемләнгән IV Халыкара конференция башланды. Мэйо клиникасының әйдәп баручы 11 белгече тәҗрибәсе белән уртаклашты. Чарада Россиянең 79 төбәгеннән, чит илләрдән дә табиблар катнашты.

Татарстанның сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтүдә үрнәк булуын Росздравнадзор федераль хезмәте җитәкчесенең урынбасары Ирина Серегина 21нче сырхауханә ачылышында билгеләп узды. Чаллы шәһәренең ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсе Joint Commission International америка системасы аша аккредитация узган Россиядәге дүрт клиникаларның берсе. Әлеге система медицина оешмалары өчен "алтын стандарт" булып тора, ул сыйфатның иң югары дәрәҗәсен билгели.

Конференциядә пациент белән аралашу, нәтиҗәлелекне арттыру, корпоротив культура, шикаятьләрне тикшерү, төркем белән эшләү турында фикер алыштылар.

- Без Татарстанда дөнья күләмендәге тәҗрибәгә таянып корпортив культураны үстерәбез, Мэйо клиникасындагы белгечләргә бу өлкәдә безгә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт. Алар Казанга дүртенче тапкыр килү җаен таптылар һәм үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, - диде журналистларга Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адел Вафин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading