16+

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин ислам динен ай ярымда өйрәнергә чакыра

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның «Ислам в 75 уроках» дип аталган китабы нәшер ителде, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары диния нәзарәте.

"Мөхәммәдия" мәдрәсәсе директоры бу китапта исламны үз методикасында өйрәнергә тәкъдим итә. Китап буенча көнгә 30 минут шөгыльләнгәндә ай ярымда 75 дәресне үтәргә мөмкин. Китап шәригать кануннары, Аллаһы Тәгалә тыйганнар, кушканнар, ислам этикасы, әхлагы белән таныштыра. Китап аңлаешлы җиңел тел белән язылган, материаллар кыска, шул ук вакытта анык итеп бирелгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading