16+

МФЦда атыш вакытында һәлак булганнарның гаиләләренә 1 миллион сум түләячәкләр

Мәскәүдәге "Рязанский" МФЦда атыш нәтиҗәсендә һәлак булучылар гаиләләренә 1 млн сум түләнәчәк.

Мәскәүдәге "Рязанский" МФЦда атыш нәтиҗәсендә һәлак булучылар гаиләләренә 1 млн сум түләнәчәк.

Бу хакта Мәскәү хөкүмәте карарында әйтелгән.
Һәр зыян күрүче 500 мең сум алачак, ә һәлак булган кешенең балаларын айлык түләүләр белән тәэмин итәчәкләр. Карарның үтәлешен тикшереп тору Мәскәү мэрының социаль үсеш мәсьәләләре буенча урынбасары Анастасия Раковага йөкләнгән.

7 декабрьдә Мәскәүнең "Рязанский" МФЦда атыш оештыру буенча тоткарланган Сергей Глазов иҗтимагый күзәтү комиссиясе әгъзалары белән сөйләшү барышында гаебен таныган. Ул үзенең табибка, психологка яки адвокатка мохтаҗ түгеллеген белдергән, шулай ук коралга рөхсәт булмаганын хәбәр иткән.
Исегезгә төшерәбез, Мәскәүдә "Рязанский" МФЦда булган хәлдән соң ике яки аннан күбрәк кешене үтерү, үтерүгә һөҗүм итү һәм законсыз корал әйләнеше турындагы җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading