16+

Мәгариф министрына сорауларыгыз бармы?

28 августта VIII Бөтенроссия ата-аналар җыелышы була.

28 августта VIII Бөтенроссия ата-аналар җыелышы була.

Биредә Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов туры эфирда укучыларның ата-аналары сорауларына җавап бирәчәк.

Аралашу илнең төрле төбәкләреннән кергән диалог форматында узачак. Туры эфирны онлайн-трансляция кысаларында күзәтергә мөмкин. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итте.

Министрга сорауны 20 августка кадәр Гомумроссия ата-аналар җыелышы сайтында, сораулар җыю өчен махсус биттә бирергә мөмкин, диелә хәбәрдә.

Чыганак: "Татар-информ"

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X