16+

Җәмәгать транспорты җәйге сезонга әзерме?

Казанның автотранспорт предприятиеләре җәйге сезонга автобусларны әзерли башлады.

Казанның автотранспорт предприятиеләре җәйге сезонга автобусларны әзерли башлады.

Ташучылар пассажирларның күчмә составның санитар-техник торышын яхшырту буенча тәкъдимнәрен кабул итә. Бу хакта Казан мэриясе яза.

Әйтик, казанлылар соравы буенча, 89нчы номерлы маршрут автобусларының берсендә утыргычларның тукыма тышлыгын чыдамракка – ясалма күнгә алыштырганнар. Шул ук маршрутның башка автобусында идәндәге дефектлар бетерелгән – климат үзенчәлекләре аркасында металл өслек формасын үзгәрткән, дип хәбәр ителә Казанның транспорт сайтында.

Җәйге сезонга автобуслар әзерләү шәһәр Башкарма комитетының Транспорт комитеты кушуы буенча уздырыла. Казанлылар ТР автотранспорт предприятиеләре ассоциациясенә түбәндәге электрон почта аша үз тәкъдимнәрен җибәрә ала: atprt2019@yandex.ru.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading