16+

Җәмәгать транспортында QR-кодларны билет сатып алганда тикшерәчәкләр

Җәмәгать транспортларында QR-кодларны кергән вакытта түгел, ә пассажирларга билет сатканда тикшерү планлаштырыла, дип хәбәр итте Татарстанның транспорт министрлыгы башлыгы урынбасары Андрей Егоров.

Җәмәгать транспортларында QR-кодларны кергән вакытта түгел, ә пассажирларга билет сатканда тикшерү планлаштырыла, дип хәбәр итте Татарстанның транспорт министрлыгы башлыгы урынбасары Андрей Егоров.

"Урамда беркем дә пассажирларны туңдырып, көттереп тотмаячак. QR-кодларны тикшерү билет саткан вакытта гамәлгә ашырылачак дип ниятләнә. Ягъни, пассажирга билет сатканчы, кондуктор аңардан QR-код сораячак", - диде ул журналистлар өчен оештырылган матбугат конференциясендә.
Әгәр QR-код булмаса, пассажир транспорттан төшерелеп калдырылырга тиеш булачак, дип ассызыклады республиканың транспорт министры урынбасары. Хәзер шундый ук принцип буенча битлек режимын үтәү контрольдә тотыла.
Чикләүләр метрополитенга да кагыла. Метро станцияләрендә QR-кодсыз керү һәм анда булу тыела.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading