16+

Җәмәгать транспортында йөрү бәясе арта

Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2020 елның 1 гыйнварыннан җәмәгать транспортында йөрү бәясен 30 сумга кадәр арттыру турында карар чыгарды.

Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2020 елның 1 гыйнварыннан җәмәгать транспортында йөрү бәясен 30 сумга кадәр арттыру турында карар чыгарды.

Автобус, троллейбус һәм трамвайда йөрү бәясе салонда билет сатып алган вакытта 30 сум була, моңарчы ул 27 сум иде.

Транспорт картасы белән түләгәндә бер бару бәясе 27 сум тәшкил итә. Юл йөрү билетларын 100 тапкыр файдалансаң, бер билет бәясе 20 сум була.

Метрода йөрү бәясе үзгәрми, дип хәбәр итә Татар-информ.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading