16+

Җәмгыять белеме буенча БДИ нәтиҗәләре билгеле

Татарстанда 9 июньдә узган җәмгыять белеме буенча БДИ нәтиҗәләре билгеле. Җәмгыять белеме буенча 5 мең 909 чыгарылыш укучысы имтихан бирде.

Татарстанда 9 июньдә узган җәмгыять белеме буенча БДИ нәтиҗәләре билгеле. Җәмгыять белеме буенча 5 мең 909 чыгарылыш укучысы имтихан бирде.

Гадәттә, җәмгыять белемен күпчелек чыгарылыш сыйныф укучылары сайлый. Быелгы имтихан бирүчеләр арасында 100 балл җыючылар да, уртача чикне үтә алмаучылар да бар. Бер укучы җитди сәбәп аркасында имтиханны азакка кадәр төгәлли алмаган. Җәмгыять белеменнән уртача балл 67,06 булган. 
Җәмгыять белеме буенча 100әр балл җыючы укучылар да бар. Шундый 13 укучы арасында Әлмәтнең 6нчы һәм Татарстан нефтенең 70 еллыгы исемендәге 25нче мәктәбе укучылары; Бөгелмә шәһәренең 6 нчы мәктәбе; Яр Чаллы шәһәренең 35 һәм 32нче мәктәпләре һәм  Советлар Союзы Герое Никита Кайманов исемендәге кадетлар мәктәбе, А. С. Пушкин исемендәге 78 нче лицее; Яшел Үзән шәһәренең 3 нче гимназиясе; Лениногорск шәһәренең 6 нчы мәктәбе; Саба районының «Үсеш» Шәмәрдән лицее;  Теләче мәктәбе; КФУның Н. И. Лобачевский исемендәге лицее; Казан шәһәре Яңа Савин районының Россия Герое А.В. Козин исемендәге 7 нче гимназиясе бар.
БДИда катнашучыларның 265е, ягъни 4,49 проценты минималь чикне (42 балл) уза алмаган. Җәмгыять белеме буенча куелган баллар белән килешмәү турында апелляциягә гаризалар 27 июньдә Дәүләт йомгаклау аттестациясенә кертелгән оешмаларда кабул ителә.
Күрсәтелгән фәннәр буенча куелган баллар белән килешмәү турындагы апелляцияләрне карау 29 июньдә Казан шәһәре, Боевая урамы, 13 йорт адрес буенча узачак. Һәркем өчен аерым вакыт билгеләнә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading