16+

"Миңа аңгыра дип әйтте": мәктәп балаларын атып үтергән егет бер сәбәпне атаган

Ә менә укытучының фамилиясен искә төшерә алмаган.

Ә менә укытучының фамилиясен искә төшерә алмаган.

175 нче мәктәптә булган фаҗигале хәл буенча тикшерү эше дәвам итә.

Казандагы фаҗига сәбәпчесе Галәвиевне һәм укытучыларны көн дә сорау алуга чакыралар. Шуларның берсендә Галәвиев бер укытучы белән конфликтка керүен сөйләгән. "Комсомольская Правда-Казань"ның үз чыганаклары хәбәр иткәнчә, әлегә мәгълүмат күп түгел. Галәвиев укытучының исемен дә, фамилиясен дә әйтә алмаган. Аның сүзләреннән аңлашылганча, 7-9 нчы сыйныфларда укыткан ул.

Моннан тыш, ул Галәвиевкә аңгыра дигән, 10 нчы сыйныфка күчә алмыйсың дип тә әйткән.

Тикшерүчеләр аның сүзләренең дөреслеген тикшерә, дип яза www.kazan.kp.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading