16+

"Миңа булмасаң, беркемгә дә булмассың": ире хатынын балта белән чабып үтергән

Фаҗига вакытында кызлары балалар бакчасында була.

Фаҗига вакытында кызлары балалар бакчасында була.

Санкт-Петербург өлкәсендәге Всеволжск шәһәрендә 11 ноябрьдә сәүдә үзәгендә гаилә фаҗигасе була. Кибеткә килгән кешеләр каршында ир хатынына һөҗүм итә. Ул үзәктә урнашкан маникюр салонына йөгереп килеп керә һәм травматик пистолеттан ата, аннары хатынны балта белән чабып үтерә. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Мәрхүмә хатын — салонның хуҗасы, 36 яшьлек эшмәкәр хатын Елена Ш. була. Аңа һөҗүм итүчене шунда ук тоткарлыйлар. Ул — Еленаның ире, 54 яшьлек Сергей. 

Елена Санкт-Петербургка Молдовадан килә, анда хатынның беренче никахта туган ике улы калган. Хәзер балалар әбиләре һәм әтиләре белән яши. Икенче ире белән Елена 7 ел элек таныша. Сергей сөйкемле була, акчаны күп эшли. Ул Еленага Всеволжск шәһәренә күченергә тәкъдим итә. Биш ел элек бу гаиләдә кыз бала туа. Алар фатир алып, ипотеканы да түләп бетерә.

«Пандемия башлангач, Лена өйдә эшли, клиентларын фатирда кабул итә. Башта бар да яхшы була, аннары ир өйгә чит кеше килүне ошатмый, тавыш чыгара. „Минем фатирым“ дип әйтә. Аннары Лена фатир арендалап, шунда клиентлар кабул итә. Ләкин ире борчыгач, эшен ташлый. Ул ирен аерылышу белән куркыта. Аннары Лена әйберләрен җыеп китеп бара», — дип сөйли мәрхүмәнең танышы.

Сергей хатынының үзен ташлавына башта ышанмый. 

«Лена кайтырга җыенмады, кызы белән Кырымга ял итәргә китте, иренә әйтмәде. Ире исә бу вакытта үзе дә Кырымда иде. Сергей Всеволожскка кайткач кына хатынының да Кырымда булуын белде. Бик ачуланды, Елена аннан качып йөрде. Ләкин бала аркасында алар аралашалар иде», — ди мәрхүмнең иптәш хатыны Анастасия.

Шуннан соң Сергей Еленага яный башлый, фатирны да үзенеке генә дип исәпли. «Мин сине үтерәм, миңа булмасаң, беркемгә дә булмассың», дип әйткәнен ишеттем», — ди Анастасия.

Берничә атна элек Сергей Еленаны үз өенә алып кайта һәм хатынның озын толымын пычак белән кисеп ташлый. Ленаның яклаучысы да булмый, әтисе күптән вафат.

Фаҗига вакытында кызлары балалар бакчасында була. Хәзер баланы реабилитация үзәгенә урнаштырганнар. Сергейны 15 елга ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал, диелә хәбәрдә.

Чыганак: Интертат

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading