Кол Шәриф мәчетенең Татар шамаиле галереясында "Татар бизәге: яңа офыклар" күргәзмәсе ачылды.
Ул халкыбызның милли бизәкләре, орнаментлары өлкәсенә карый. Экпозициядә кырыклап сәнгать әсәре үрнәге тәкъдим ителә. Күргәзмәдә танылган яшь дизайнер-рәссамнар катнаша. Алар милли бизәкләрне дизайнерлар көндәлек тормышта очрый торган әйберләргә - мендәр, футболка, свитшотлар, яулыклар, календарьлар, телефон тышлыклары, открыткаларга төшергән. Шул рәвешле алар татар орнаментын көнкүрешнең төрле өлкәләренә кулланыла башлавына ирешергә тели. Күргәзмә 15 майга кадәр эшләячәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар