Күптән түгел Татарстан милли китапханәсендә Габдулла Тукай бүләге иясе, шагыйрь- язучы Мөхәммәт Мирзаның ( Илфак Ибраһимов) якташы, Актанышта туган күренекле артист Мөхтәр Мутинга багышланган "Мәңгелек юлында" китабын тәкъдим итү кичәсе булды.
Бу бик кирәкле һәм бик вакытлы чара Татарстан китап нәшрияты, Татарстан милли китапханәсе,Татарстан Язучылар берлеге белән бергәләп оештырылган. Фойеда Мөхәммәт Мирзаның китапларыннан торган күргәзмә дә эшләде. Кичәне Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары шагыйрә Илсөяр Иксанова бик җылы һәм җанлы алып барды, язучылар, галимнәр чордаш каләмдәшләренең иҗатына зур һәм гадел бәя бирделәр. Автор үзе дә ара ерак дип тормаган, укучылары белән очрашуга Актаныштан ук килгән иде. Ә бу кичәне тагын да тәэсирлерәк һәм онытылмаслык итте.
Равилә Мөбарәкшина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар