16+

Милли музей казанлыларны 8 март көнен билгеләп үтәргә чакыра

Татарстан Республикасы Милли музее казанлыларны Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтәргә чакыра. 8 март көнне биредә "Для меня, любимой…" дигән бәйрәм программасы оештыралар.

11.00 сәгатьтә гүзәл затлар өчен ярминкә эшли башлый, анда кулдан ясалган бизәнү әйберләре һәм декорлар, шулай ук "Осталар шәһәре" иҗади остаханәсе тәкъдим ителә. Теләкләре булган кешеләр чүлмәк ясау сәнгатенә, курчак-саклагычлар ясау һәм башка бик күп һөнәрләргә өйрәнә ала.

11.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Казан рәссамы Миля Нуруллина кунакка "Син – рәссам. Хәзер һәм биредә" мастер-классын тәкъдим итәчәк.

12.00 сәгатьтә нәфис затлар өчен квест-уен башлана, биредә алар үткәннәргә сәяхәт кыла һәм бәйгеләрдә катнаша.

13.00 сәгатьтә Фоат һәм Гүзәл Бакировларның "Яз музыкасы" авторлык җырлары концерты уза.
Бәйрәм программасы 11.00 сәгатьтә 15.00 сәгатькә кадәр бара. Көн дәвамында барлык экспозицияләр һәм күргәзмәләр, "Татарстан – безнең уртак йортыбыз" балалар мәйданчыгы һәм сувенир кибете эшләячәк. Ханымнар өчен керү көне буе бушлай булачак, дип хәбәр итә ТР Милли музее матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading