16+

Милли проектлар Россияне үзгәртәчәк

Татарстанда «Бердәм Россия»нең Генераль советы Президиумы контрольдә тоту төркеме булып китте. Әлеге төркемнең максаты - республикада милли проектларның тормышка ашырылуын күзәтү, ярдәм күрсәтү, мәшәкатьле сорауларны ачыклау.

Татарстанда «Бердәм Россия»нең Генераль советы Президиумы контрольдә тоту төркеме булып китте. Әлеге төркемнең максаты - республикада милли проектларның тормышка ашырылуын күзәтү, ярдәм күрсәтү, мәшәкатьле сорауларны ачыклау.

Төркем составына 66 кеше – Дәүләт Думасы депутатлары һәм сенаторлар кергән. Татарстанга визит вакытында алар “Сәламәтлек саклау, “Мәгариф”, Торак һәм шәһәр мохиты”, “Экология”, “Куркынычсыз һәм  сыйфатлы автомобиль юллары”, “Мәдәният” “Демография” һәм башка проектларны тормышка ашыруга кагылышлы объектларда булган. Партиянең Татарстан бүлекчәсендә видеоконференция режимында узган утырышта төркемдәгеләр фикерләре белән уртаклашты, алып барылган эшләргә бәя бирде.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия”нең Татарстан бүлекчәсе җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, әлеге проектларның тормышка ашырылуы – зур эшнең башы. Алар шәһәр һәм районнарның кыяфәтен үзгәртә, халыкның яшәү шартларын яхшырта. “Социаль сорауларны хәл итү өчен беркайчан да шулхәтле күләмдә чаралар бүлеп бирелмәгән иде. Төбәкләрнең җаваплылыгы – шушы илкүләм проектларның барысында да катнашу”, - дип белдерде Дәүләт Советы рәисе.

Владимир Путин инициативасы белән башланып киткән әлеге эре илкәүләм проектларны тормышка ашыруны контрольдә тоту эше “Бердәм Россия” партиясенә йөкләнгән. Татарстан Дәүләт Советында булдырылган эшче төркемнең максаты – милли проектларны тормышка ашыруның файдасын арттыру. Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, Россия субъектларындагы барлык хакимият тарамакларының уртак тырышлыгы белән генә әлеге проектларны башкарып чыгып була. Кадрлар әзерләү мөһим урынны алып тора. “Без Россияне, шул исәптән Татарстан халкының тормыш мөмкинлекләрен яңартабыз,” - диде Дәүләт Советы Рәисе. Ул Татарстанда илкүләм проектларга хәтле үк Республика программалыр үтәлүен дә искәртеп узды. Быел аларның саны 40ка хәтле җиткән.

Республиканың “Бердәм Россия” депутатлары Россиядә беренче буларак милли проектларның интернет-порталын булдырган, анда барлык мәгълүмат тупланган. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы Рәисенең урынбасары Татьяна Ларионова хәбәр итте. “Әлеге сайтта барлык объектларны күрергә мөмкин -  алар барлыгы 690. Шулай ук булачак чараларның календаре, хәбәрләр, фотоконтроль дә бу сайтта урын алган. Теләгән һәркем сорау бирә ала”, - дип аңлатты Татаьяна Ларионова.

Дәүләт Советыныда булдырылган контроль төркеме кыска вакыт эчендә халык белән элемтә механизмын эшләгән, 1 июньнән “Милли проект. Фотоконтроль-2019” дигән махсус проект эшли. Бүгенге көнгә халыктан 700дән артык фотография кабул ителгән. Төзелеш һәм төзекләндерү эшләре барышын күзәтеп, һәркем аның фотолара белән әлеге сайтта бүлешә ала. Бу эшләгән эшләрнең сыйфатына бирергә һәм милли проектларның вакытында үтәлешенә ярдәм итәчәк.

2018 елның маенда Россия Президенты указы нигезендә булдырылган милли проектлар пакеты төбәкләрнең 12 юнәлеш буенча үсешен үз эченә ала. Биш ел эчендә Хөкүмәт бу эшне тормышка ашыру өчен 25,7 триллион акча тотарга әзер. Татарстанда 49 төбәк проекты расланган, алар өчен агымдагы елда 21,3 миллиард сум акча тотылу каралган, шуларның 16,7 миллиарды – федераль бюджеттан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading