16+

Миллион сум акчасын ... "очырган"

Чаллыда яшәүче әби мошенникларга миллион сум акчасын күчергән.

Чаллыда яшәүче әби мошенникларга миллион сум акчасын күчергән.

Ул акчасын банк ячейкасына салам дип уйлаган. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Автошәһәрдә яшәүче 70 яшьлек әби полициягә мөрәҗәгать иткән. Ул үзенә шалтыратучы хатын-кыз үзе белән банк хезмәткәре дип таныштыруын сөйләгән. Пенсионерны мошенниклар акчасын алырга тели һәм ашыгыч рәвештә банк ячейкасына салырга кирәк дип ышандырган. Бу эшне телефон буенча башкарып булуын аңлаткан.

Өлкән яшьтәге хатын-кыз шалтыраткан хатын күрсәтмәләрен тулысынча үтәгән һәм күрсәтелгән счетка миллион сум акча күчергән. Билгеләнгән көндә әбинең счетына акча күчмәгән. Алданган әбигә тагын шалтыратканнар һәм ярты миллион кредит алырга тәкъдим иткәннәр. Шул вакытта пенсионер мошенниклар корбаны булганын аңлаган һәм полициягә мөрәҗәгать иткән. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading