16+

Миллионнан артык татарстанлы ревакцинация узмаган

Коронавирус белән бәйле вазгыять тотрыкланса да, Татарстан табиблары уяулыкны югалтмаска өнди.

Коронавирус белән бәйле вазгыять тотрыкланса да, Татарстан табиблары уяулыкны югалтмаска өнди.

«Вәзгыять тотрыкланса да, без уяулык турында онытырга һәм 2018, 2019 еллардагы сыман яшәргә тиеш түгел. Ул чакта шундый йогышлы авырулар бар дигән уй безнең башыбызгә килмәде дә. Һәм һичшиксез, вакцинация мәсьәләсе актуаль булып тора", - диде ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары-Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков журналистлар өчен оештырылган матбугат конференциясендә. 

Спикер сүзләренә караганда, коронавируска каршы вакцинаның беренче компонентын халык саныннан 83,58 проценты кадаткан. Тулаем алганда Татарстанда 2 546 284 кеше ковидка каршы прививканың беренче компонентын, ә 2 223 658есе — икенче компонентны кадаткан.
Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары шулай ук республика халкын ревакцинация үтәргә чакырды. Аның сүзләренә караганда, ярты ел элек 1 509 665 кеше вакцина ясаткан. Шул ук вакытта аларның бары 310 меңе генә икенче тапкыр прививка алган. Шулай итеп, 1 млн 109 меңнән артык кеше кабат вакцинация узмаган. "Авырулар саны арткан очракта, алар авырып китәргә һәм ковидны авыррак формада күчерергә мөмкин", - дип өстәде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading