16+

“Милләтләр кроссы”нда 20 меңгә якын кеше катнаша

27 сентябрьдә Татарстан илкүләм "Милләтләр кроссы" спорт бәйрәменә кушыла.

27 сентябрьдә Татарстан илкүләм "Милләтләр кроссы" спорт бәйрәменә кушыла.

Анда республиканың барлык районнары да катнашачак.
Быел традицион узышлар "Казан Арена" стадионы тирәсендәге мәйданчыкта оештырыла. Ел саен биредә профессионаллардан алып, физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләргә кадәр катнаша, үз көчен сынап карый. Ә спорт сөюче гаиләләр өчен 6-8 һәм 10-11 яшьлек баласы булганнарга гаилә чабышлары үткәрү ниятләнә. Быел кросста 20 меңгә якын катнашучы булыр дип көтелә.
Татарстан башкаласыннан тыш, массакүләм чабышлар илнең тагын 84 шәһәрендә үтә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading