16+

«Милләтне саклап калу өчен мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәләренә караган мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк»

2 апрельдә Татарстанда 22 майда узачак Россия Дәүләт Думасына сайлауларда "Бердәм Россия" партиясенең алдан тавыш бирүдә катнашучылары арасында дебатлар башланды.

2 апрельдә Татарстанда 22 майда узачак Россия Дәүләт Думасына сайлауларда "Бердәм Россия" партиясенең алдан тавыш бирүдә катнашучылары арасында дебатлар башланды.

Чираттагы дебат мәгариф, сәламәтлек саклау һәм социаль сәясәт мәсьәләләренә багышланган иде. Чарада Россия Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев, Казан энергетика колледжы укытучысы Раил Шәмсетдинов, Чаллы институтының транспорт системасы сервисы кафедрасы доценты Андрей Швеев, Дәүләт Думасы депутаты ярдәмчесе Яна Сирюкова, КФУ укытучысы Зөфәр Галиев, "Яшьләр институты" фәнни-тикшеренү үзәге директоры Борис Менделевич катнашты. Дебатта чыгыш ясаучылар сәламәтлек саклау, мәгариф өлкәсенә кагылышлы фикерләрен җиткерде. Милләтне саклап калу өчен нәкъ менә шушы өлкәләргә караган проблемаларны хәл итәргә кирәк дигән фикердә тора алар.

Борис Менделевич фикеренчә, республикада туучылар саны арта бара, үлүчеләр саны кими, гомер озынлыгы да арта. Алга киткән медицина үзәкләре дә күп, алар заманча җиһазландырылган, кыскасы, уңышларыбыз күп. Тик менә кадрлар мәсьәләсен генә хәл итәсе бар.

- Авыл җирлекләрендә әлеге проблема ахыргача хәл ителмәгән. Минемчә, сәләтле авыл балаларын сайлап алып, аларны медицина вузларына укырга кертергә кирәк. Укып бетергәч, авылларына кайтып эшлиләр. Район җирлеге аларны укытуга тоткан чыгымнарны шул рәвешле аклаячаклар. Тагын бер мәсьәлә турында әйтеп үтәсем килә. Заманча җиһазлар, технологияләр дип сөйлибез. Алар белән сыйфатлы итеп эшли белүче юк. Медицина хезмәткәрләре биш елга бер тапкыр белемнәрен арттыра. Ике ай лекция тыңлыйлар да, шуның белән бетте. Советлар вакытыннан ук килгән әлеге системаны үзгәртергә иде. Чит илләрдәге практиканы кертергә кирәк. Анда укыту өзлексез бара, үзләрен һаман камилләштереп торалар, - дип сөйләде Борис Менделевич.

Раил Шәмсетдинов исә үзенең чыгышында әхлакый-патриотик тәрбиягә басым ясады.
- ГТО дигән нәрсә шәп әйбер, спорт, сәламәт яшәү рәвеше кирәк. Шул ук вакытта әхлакый-патриотик тәрбия турында да онытмасак иде, - ди ул. Укытучы буларак, мөгаллимнәрнең хисап язып, кәгазь эшләренә күмелүен, балаларны тәрбияләргә аларның вакытлары калмауны да билгеләп үтте. Әлеге мәсьәлә өстендә дә эшләргә кирәк, - диде ул.

Марат Бариев сүзләренчә, илнең киләчәге ышанычлы булсын өчен, яшьләр сәясәтенә игътибар булырга тиеш. Аларга үсәргә шартлар булмаса, авыл яшьләре зур шәһәрләргә, шәһәрнекеләр чит илгә китеп бетәчәк. Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү дә актуаль мәсьәлә булып тора.

Дебатны алып барган "Бердәм Россия"нең төбәк башкарма комитеты башлыгы Андрей Кондратьевның, Россия хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев җитәкчелегендә "Бердәм Россия"нең программасы әзерләнә, сезнең анда нинди мәсьәләләрне күрәсегез килә, дигән соравына кандидатлар юл инфраструктурасы, мәгариф һәм фән үсешен, демография, яшь гаиләләргә ярдәм, дарулар белән тәэмин итүнең яңа системасын атады.

Искәртеп узабыз: "Бердәм Россия" партиясе алдан тавыш бирү көнен 22 майга билгеләде. Бу көнне ил халкы "Бердәм Россия" партиясеннән җиденче чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидат булырга лаек кешеләрне сайлаячак.

Аңа кадәр очрашулар, дебатлар оештырыла. Дебатларда катнашу һәр кандидат өчен мәҗбүри. Алар 15 майга кадәр һәр шимбә һәм якшәмбе көннәрендә уздырыла. Алар он-лайн режимда www.pg.er.ru, www.tatarstan.er.ru һәм tatar-inform.ru сайтларында трансляцияләнә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading