16+

«Мин аларга "качыгыз",- дип кычкырдым»: 175 нче гимназиядә укытучы булып эшләгән ир күрсәтмә бирә

Татарстан Югары судында Илназ Галәвиевнең эше буенча утырышта катнашучы зыян күрүчеләрнең күрсәтмәләрен тыңлый башлаганнар.

Татарстан Югары судында Илназ Галәвиевнең эше буенча утырышта катнашучы зыян күрүчеләрнең күрсәтмәләрен тыңлый башлаганнар.

Фаҗига көнендә физкультура укытучысы мәктәп ишегалдындагы спорт мәйданчыгында өченче сыйныфта дәрес уздырган. Ату һәм кычкырган тавышлар ишетелгәч, укытучы балаларны җыйган һәм алар белән капка янына, мәктәптән ераграк йөгергән. Шул вакытта укучыларның икесенә пулялар эләккән: берсенең корсагына, икенчесенең җилкәсенә. Тагын икесе пуля кыйпылчыгы белән яраланган.

—  Балалар курыкты. «Мин аларга качыгыз»,- дип кычкырдым, хәтта яраланганнар да мәктәп территориясеннән ераграк качарга тырышты,- -дип искә ала укытучы. Шуннан соң ир мәктәп тәрәзәсеннән балаларның сикереп төшүләрен күргән, аларны эвакуацияләргә ярдәм итәргә йөгергән. Фаҗига урынына килгән медиклар белән өченче катка менеп, 310 номерлы кабинетка кергән. Нәкъ менә биредә Галәвиев 8А сыйныфында белем алган җиде укучыны атып үтергән иде.

- Бар мәхшәрне үз күзләрем белән күрдем, - дип сөйләгән укытучы, барлык укучыларны эвакуацияләгәннән соң гына ул да мәктәптән чыккан.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading