Ренат Харис шигырен укыганда, “Асылташ” бәйгесендә катнашканым искә төште
Кеше матур була шул вакыт,
Иле өчен, халкы өчен.
Яшәгәндә җан атып;
Замананың авырлыгын
Җилкәсенә алганда;
Олы данга ирешеп тә,
Кече булып калганда.
Нәкъ менә Ренат Харис язганча күзалдына китерәм мин милләтнең асылташларын. Гүзәл затларыбыз арасында да күп бит алар: татарның хәтерендә искиткеч чибәр һәм акыллы, зирәк хатын буларак саклана торган Сөембикә; Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, Гөлзадә Сафиуллина, Әлфия Афзалова һ.б. бик күпләр.
Алар уңган да, нәзәкатле дә, өлгер дә, тәвәккәл дә. Аларның бөтенесен бер максат берләштерә: татар милләтен саклап калу, аны башка халыкларга таныту. Без аларны белергә, хөрмәт итәргә, алардан үрнәк алырга, киләчәктә аларның дәвамчылары булырга тиеш.
Ә мин үз милләтемнең асылташы була алырмынмы икән?! Бүгенге көндә милләт өчен мин ниләр башкарырга сәләтле соң? Әлегә бары тик укучы буларак, мин үз милләтемнең тарихын өйрәнә, туган телемне камилләштерү һәм башкаларга өйрәтү юнәлешендә эш башкара алам.
Бу өлкәдә әзме-күпме тырышам дисәм дә була. Мәсәлән, туган телемне камилләштерү максатыннан ел саен “Сәләт” лагерена барам. Узган җәй рус милләтеннән булган иптәш кызым да минем белән Биләр аланына барды.
Туган тел буенча булган олимиадаларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә, төрле бәйгеләрдә катнашырга тырышам. Нәтиҗәләрем дә юк түгел: узган уку елында үткән “Татар кызы” бәйгесе бик зур тырышлык таләп итте. Көндәшләрдән артта калмас өчен күп тир түгәргә туры килде.
Ләкин әлеге бәйгедә 3нче урын алу шатлыгы ул мәшәкатьләрне оныттырды! “Тамчы-шоу” телевизион тапшыруында, татар теле буенча үткәрелгән фәнни-гамәли конференцияләрдә, нәфис сүз сөйләү бәйгеләрендә призлы урыннар яулавым да минем беренче уңышларым. Алга таба бу өлкәдә зуррак уңышларга ирешәсе, милләтем өчен чын асылташ буласы иде!
Авылга кайткач, русча сөйләшә башласам, әбием белән бабаем: “Иии, кызым, бер дә аңламыйбыз шул!”- диләр. Гомер буе мәктәптә балаларга татар теле укыткан әбием, безнең татача сөйләшкәнне ишетсә, шундый куана.
Гомумән, мин әбиемә сокланам һәм аннан үрнәк алам. Ул инде 8нче дистәне ваклап барса да, кичәләрдә мөнәҗәтләр әйтә, үз теләге белән район радиосында дин турында чыгышлар ясый, туган авылы мәчетенә йөреп, авылдашларына дин сабагы өйрәтә, район гәҗитенә мәкаләләр яза.
Без авылга кайтсак, кичләребез бик күңелле үтә: бабай белән әти гармунда уйныйлар, әби бик матур итеп халык җырларын башкара, ә без сеңелкәшләрем белән биибез. Бергәләшеп “Җырлыйк әле” тапшыруын карыйбыз, “Башваткыч”тагы сорауларга җавап бирәбез, “Халкым минем” белән татарлар яшәгән төбәкләргә “сәяхәт кылабыз”.
Милләт, тел язмышы турында фикер алышабыз. Кыскасы, безнең гаиләбезне дә милләтнең кечкенә генә асылташы дисәм һич ялгыш булмастыр.
Шәрифуллина Илүзә Айрат кызы
11нче сыйныф 82нче урта мәктәп
Казан шәһәре
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар