16+

«Бу хата, ул түгелдер, дип ышанган идем» 27 яшьлек солдатны соңгы юлга озаттылар

Махсус операциядә һәлак булган мобилизацияләнгән егетне Уралда соңгы юлга озаттылар.

Махсус операциядә һәлак булган мобилизацияләнгән егетне Уралда соңгы юлга озаттылар.

Белоярск районында 27 яшьлек Шамил Йосыповны соңгы юлга озаттылар. Ул Украинада махсус операциядә һәлак булган. Бу хакта җирле администрация башлыгы матәм митингында сөйләде. Мобилизацияләнгән егетнең үлеме турындагы хәбәр Совхозный бистәсен тетрәндерде,  егет биредә туган һәм үскән.

Шамилнең әнисе ахыргача улы исән дип өметләнгән иде.

- Моргка барганда мин үзем белән паспортны да алмадым. Бу хата, танып белү процессында ачыкланыр түгел дип уйладым, — дип уртаклашты Шамилнең әнисе Надежда. — Чөнки ачыкланмаган сораулар бик күп булды. Телефон аша миңа сул кулында татуировка бар дип әйттеләр. Әмма ул аның уң кулына ясалган иде. Без дә аңа ничектер шулай нык ышанган идек, мин андый хәл булыр дип беркайчан да уйламаган идем.

Саубуллашу Шамил яшәгән йорт янында үтте. Ике катлы подъезд янында хәрби каравыл тезелгән. Туганнары, күршеләре, дуслары, сыйныфташлары җыелган. Хәтта комиссар да сүз алып, рәсмилектән качарга тырышты.

- Мондый егетләр яшәргә! Балаларны тәрбияләргә тиеш! Әмма тормыш башкача хәл итте, - диде Заречный һәм Белоярск районының хәрби комиссары Игорь Буров. - Шамил үз гомерен ирек һәм бәйсезлек өчен бирде.
Шамил әнисе һәм үги әтисенең иң өлкәне иде. Соңгы берничә ай эчендәге гаилә фоторәсемнәрен алсаң, ул анда бәхеттән балкып тора. Җәй ахырында 19 яшьлек сеңлсен кияүгә биргән. Ә беренче сентябрьдә 8 яшьлек кече сеңлесен мәктәпкә озаткан. Балалар бакчасында үткән чарада кечкенә энесенең чыгышын караган.

Махсус операциягә дә егет елмаеп киткән. Кайткач, яраткан кызына өйләнергә хыялланган. Тик әти-әнисен аның белән таныштырып та өлгермәгән.

- Повестка әбиебезнең өенә килде. Без шунда ук хәрби комиссариатка киттек. Повестканы ул кичке биштә алды, ә иртәнге җидедә китеп тә барды инде, - дип сөйләде әнисе Шамилнең Надежда. - Булдыра алганча нәрсә бар шуны җыйдык. Ләкин ул бик тыныч иде. Шаяртып: "Әни, сез нәрсәгә елыйсыз? Мин бит кайтачакмын»,- диде. Ул миңа кире кайтырга вәгъдә бирде.

Хәрби частьтә Шамил Дрон операторына укый. Һәм үзенең хәрби белгечлеге белән бик горурланган. 

— Ул компьютерлар белән җенләнә иде. Аларны ремонтларга ярата иде. Хәтта үзе үк компьютер да җыя ала иде. Компьютер программаларын бик яхшы белә иде, - дип сөйләде үлгән егетнең әбисе. - Армиягә киткәч, анкетада компьютер белән шөгыльләнүе турында язган. Шуңа күрә дә ул дрон операторы булгандыр. Ул моның турында бик күп белә иде.
Туган бистәдә Шамилгә компьютер белән бәйле эш табылмады. Шуңа күрә ул мобилизациягә кадәр фермада эшләде, мал-туар караган.
— Киткәндә, ул: «Сез минем өчен юкка борчыласыз, мин бит Аллаһы Тәгаләгә бернинди дә начарлык эшләмәдем. Барысы да яхшы булачак» диде, - дип сөйли Шамилнең дус кызы.

Шамилнең үлеме хакында аның нәни сеңлесе һәм энесенә әйтмәгәннәр әле. Алар һаман да аның өйгә кайтуын көтәләр һәм хәрби хезмәткә китәр алдыннан вәгъдә иткәнчә, аның туен күрергә хыялланалар.

Фото гаиләнең шәхси архивыннан.

Шамиль часто писал из учебной части и никогда не жаловался на условия службы

На семейных снимках Шамиль всегда был веселым

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading