16+

«Мин – җиңүче оныгы» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү

2020 елның 7 октябрендә сәгать 11:00 дә Бакый Урманче музеенда (Казан, Щапов урамы, 20 йорт) Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Мин – җиңүче оныгы» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү чарасы узачак.

2020 елның 7 октябрендә сәгать 11:00 дә Бакый Урманче музеенда (Казан, Щапов урамы, 20 йорт) Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Мин – җиңүче оныгы» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү чарасы узачак.

Әлеге бәйге «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Салават күпере» журналы һәм «Казан» милли-мәдәни үзәге Бакый Урманче музее тарафыннан 2020 елның гыйнварыннан 20 апреленә кадәр уздырылды. Май аенда буласы тантаналы чара коронавирус белән бәйле пандемия аркасында кичектерелде.

Сугыш һәм тыл ветераннарына олы хөрмәт уяту; аларның кылган батырлыкларын хөрмәт һәм соклану белән искә алу; әби-бабаларыбыз белән горурлану; укучыларда ватанпәрвәрлек, туган илгә мәхәббәт хисе тәрбияләү бәйгенең максаты булып торды.

Бәйгедә катнашучылар, Бөек Ватан сугышы ветераннары булган әби-бабайларының рәсемнәрен ясап, «Салават күпере» журналы (salavatkupere@mail.ru) һәм Бакый Урманче музее (museumurmanche@yandex.ru) электрон адресларына җибәрделәр. Барлыгы 335 хат-рәсем килде. Мәртәбәле жюри алар арасыннан 3 җиңүче билгеләде. Алар – Актаныштан Айтуган Гаянов, Казаннан Нурислам Рәхимов һәм Гөлүсә Нәбиуллина. Әлеге чара бәйгегә гомуми йомгак ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү максатыннан уздырыла.

Чарада катнашучы спикерлар:

Әсфәндиярова Гөлүсә Разыйм кызы – Бакый Урманче музее мөдире;

Хөснетдинова Зилә Зиннур кызы – «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының баш мөхәррире.

Минһаҗев Мөдәррис Мөхетдин улы – Россия Федерациясенең Рәссамнар Берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе һәм Халык рәссамы;

Острая Елена Геннадьевна – Россия Федерациясенең Рәссамнар Берлеге әгъзасы; халыкара, бөтенроссия, региональ һәм зональ күргәзмәләр һәм арт-проектларның даими катнашучысы.

Программада:

1. «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Салават күпере» журналы һәм «Казан» милли-мәдәни үзәге Бакый Урманче музее үткәргән «Мин – җиңүче оныгы» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү чарасының тантаналы ачылышы.

2. Спикерлар чыгышы.

3. Җиңүчеләрне бүләкләү.

4. Бакый Урманче музее буйлап экскурсия.

5. Йомгаклау. Фото- һәм автограф-сессия.

Чарада музыкантлар чыгышы, тере музыка көтелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading