Екатеринбург шәһәрендә 93 мәктәпне эвакуацияләгәннәр.
Әлеге хәл бүген иртән булган. 93 уку йортының электрон почтасына мондый смс килгән: “Гомерем буе барлык кешеләрне күрә алмадым. Мин мәктәпне шартлатам һәм сез барыгыз да үләчәксез”. Куркуга калган ата-аналар бу смсны бер-берсенә җибәрә башлаган.
Шомлы хәбәр килгән мәктәп укучыларының күпчелеге өйләренә кайтарылган.
Сүз уңаеннан, Екатеринбургта барлыгы 160 мәктәп бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар