16+

«Мин сиңа сөю һәм шашкын хисләр, ә син миңа — машина һәм фатир»

Әзербайҗан кешесе үзенә гашыйк булган 10 хатны-кызны алдалаган.

Әзербайҗан кешесе үзенә гашыйк булган 10 хатны-кызны алдалаган.

Һәркемгә мәхәббәт вәгьдә иткән, беркайда дә эшләмәгән ир Мәскәүнең иң яхшы районындагы коттедж һәм Химки шәһәрендәге кальянная кибете хуҗасына әверелә.

Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә яшәүче 10 хатынны Әзербайҗанда туып-үсеп, хәзер Россиянең башкаласында яшәүче 52 яшьлек Надир Абдулов алдалаган. Тәмам башларын җуйган гүзәл затлар алдарның сүзләренә, вәгьдәләренә ышанып аңа акчаларын биргән һәм бар булган милекләрен яздырган. Надир Абдулов барлык хатын-кызлар белән дә интернет аша танышкан. Аларның барысы белән дә бер үк схема буенча эш иткән - бер тапкыр ресторанга алып барган, шуннан соң гашыйк булуын әйткән һәм вәгъдәләр биргән. Баштанаяк гашыйк иткәч, өйләнешү турында тәкьдим ясаган. Шул рәвешле 5 ел эчендә әлеге "гашыйк" ир ун никах терки.

Абдулов үзе турында "әле аякка басасым бар, бизнесны алып бару өчен акча җитми", дип сөйләгән. Аның мәхәббәт анты белән канатланган хатын-кызлар әлеге ир исеменә күчемсез милекләрен, автомобильләрен яздырган, моннан тыш Абдуловның "бизнесына ярдәм итү йөзеннән" үз исемнәренә кредит алганнар. Шулай итеп, 52 яшьлек ир Мәскәүнең иң яхшы районындагы коттедж һәм Химки шәһәрендәге кальянная кибете хуҗасына әверелгән.

Ир кеше гаепләүләрне кире кага. Янәсе, бар мал - мөлкәте намуслы хезмәт итү нәтиҗәсе. 
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading