16+

"Мин тереләй череп яттым, табиблар өчен бу гадәти хәл иде..."

Шеш тышкы якка чыгып үсә башлый. Травмотолог үлекле хирургка җибәрә. Ул яраны чистартып торырга куша.

Шеш тышкы якка чыгып үсә башлый. Травмотолог үлекле хирургка җибәрә. Ул яраны чистартып торырга куша.

Быел февральдә Чиләбе өлкәсенең Еманжелинск шәһәрендә яшәүче 32 яшьлек хатынның аягын ампутациялиләр. Ул баласын ялгызы гына үстерә. Хатын аякны кисү дәрәҗәсенә җиткерүдә табиблар гаепле дип саный. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

2020 елның гыйнварында Надежда Чиләбе өлкә хастаханәсенә килә. Аның аягы авырта, аякка баса алмый, төнлә йоклый алмый, атлавы да авыр була. Травмотологиядә рентген ясыйлар һәм шеш булуын ачыклыйлар. Биопсия нәтиҗәләре февральдә билгеле була, шеш яман булмавы ачыклана.

Надежда онкологка мартта гына эләгә. Талоннар кимендә ике атна алдан бирелә. Биопсияне кабат тикшерәләр, шеш яман булмавы раслана. Онколог дәвалау бирми, Илизаров исемендәге травмотология һәм ортопедия үзәгенә җибәрә. Анда бару өчен Надежда кабат травмотологка китә.

«Ул рентген ясады һәм шок кичерде. „Синең сөякне сыер ялаган кебек, ул бөтенләй диярлек юк“, диде. Миңа Мәскәүгә барырга кирәк диделәр. Документлар җыя башладык, тагын сузылды, карантин булды. „Кешеләр еллар буе квота көтә“, диделәр. Вакыт бара, хәлем начарлана, үлек ага», — ди Надежда.

Аннары шеш тышкы якка чыгып үсә башлый. Травмотолог үлекле хирургка җибәрә. Ул яраны чистартып торырга куша. Авыртуны баса торган дарулар да булышмый.

Март азагына Надежда тора алмый башлый, аягына баса алмый. 11 яшьлек кызы Амелия һәм яшь ярымлык улы Павелны туган сеңлесенә алып китәләр.

«29 апрельдә онкологиягә килдек. Талон буенча тагын ике атна көтәр хәле юк иде. Безне начар каршыладылар. Без консилиум җыйдыра алдык. Аякны тагын беркем дә карамады, бар да сүздә генә, иңбашларын җыералар, булыша алмыйбыз диләр. Таблетка эчәргә куштылар. Мин аяксыз каласым килмәвен әйттем. „Шундый авыру, берни эшләп булмый“, — диделәр», — дип искә ала Надежда.

Надежданы хастаханәләр буйлап әнисе Ирина Викторовна йөртә. Бер көнне аны кабат травмотологиягә алып киләләр, хәле бик начар була.

«Авыртуны баса торган, тынычландыра торган дарулар эчеп тордым. Коляскада гына йөртәләр. Кызым белән дә хушлаштым. Табиб аякны карады. Чиләбедә аякны ампутацияли генә алалар диде. Әни мине станционарга салуларын сорады, тик мине алмадылар. Көн саен сумкалар күтәреп Красногорский бистәсеннән Чиләбегә йөрдек», — ди ул.

Надеждага травматология бүлеге җитәкчесе Леонид Полляк ярдәм итә. Ул Илизаров үзәгенә шалтыратып, сөйләшеп бирә. Майда Надежданы табиб Павел Балаев карый. Ул аякны дәвалап булуын, уколлар кадарга кирәклеген әйтә.

«Ул минем гыйнвардагы биопсияне тикшерде, берни тапмады, УЗИлар ясады, бар да яхшы иде. Уколлар бирде. Бу дәвалауның 50 проценты. Уколлардан соң шеш таралырга, үсми башларга тиеш иде. Тик бер укол 30 мең сум булуын белгәч шок булды», — ди Надежда.

Чиләбе онкоүзәгендә бу уколларны бушлай бирмиләр, чөнки Надежданың шеше яман булмый. Даруга акча җыялар. Уколдан соң хатынның хәле яхшырган кебек була. Бер айдан ул кабат табиб янына килә. Аны ике табиб карый һәм тиз арада операция кирәк булуын әйтәләр.

«Ике табиб онкология булуын, тизрәк дәваларга кирәклеген әйтте. Минем табиб тагын укол кадарга әйтте, 28 көнгә бер укол җитә диде», — ди Надежда.

Алар Чиләбе буенча кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә мөрәҗәгать итә. Шуннан соң гына уколлар да бушлай була, Надежданы хастаханәгә салалар.

Аннары Чиләбе губернаторы Алексей Текслер белән очрашуга Надежданың әнисе бара. «Губернаторда шок булды. Безне контрольгә алды», — ди Надежда.

Надежданы дәвалауга Калуга өлкәсенең Обнинск табибы алына. 2 октябрьдә аңа операция ясыйлар, сөякне алып ташлыйлар, протез куялар, тән тиресен алмаштыралар. Операция вакытында шешнең яман булуы да ачыклана.

Ул кабат туган ягына кайтып китә. Аны биредәге табиблар карый башлый. Ноябрьдә үпкәләре 30 процентка зарарлануы ачыклана. Ковид тесты тискәре була. Ләкин аяк кабат үлекли башлый. 8 гыйнварда аякта инфекция булуы ачыклана.

2021 елның 2 февралендә Надежданың аягын ампутациялиләр.

Надежда Тикшерү комитетына мөрәҗәгать иткән. Ул табибларны битарафлыкта гаепли. Юристлар аңа биш миллион компенсация таләп итә.

«Миңа акча кирәкми. Мин кем гаепле икәнен әйтә алмыйм. Ләкин мине дәвалаган табибларны җаваплылыкка тартырга кирәк дип саныйм. Онкологлар травмотологлар ди, травмотологлар онкологлар ди. Андый табиблар эшләргә тиеш түгел. Мин тереләй череп яттым, алар өчен бу гадәти хәл иде», — ди Надежда.

Чыганак: Интертат

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading